"Коммерсант" язуынча, әлеге ирләргә карата тикшерү тәмамланган һәм эш мәхкәмәгә тапшырылган. Барлыгы бу ялганда 30 хәрби гаепләнә, алар арасында полковник Артем Городилов һәм подполковник Константин Фролов та бар.
Городилов һәм Фролов гаепләрен таныган һәм тикшерү белән килешүгә барырга ризалашкан. Икесе дә алдау юлы белән зур күләмдә акча үзләштерүдә гаепләнә. Фроловны шулай ук ришвәт алу, канунсыз корал әйләнешендә дә гаеплиләр.
Тикшерү биргән мәгълүматка күрә, 30дан артык хәрби яралану һәм имгәнүләр өчен барысына бергә 200 миллион сумнан артык түләү алган. Бу яраланулар "Батырлык өчен" һәм башка медальләр алуга да нигез булып торган.
- Русиянең Украинага каршы сугышы Владимир Путин фәрманы белән 2022 елның 24 февральдә башланды. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" дип белдерсә дә, Путин конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде.
- Русия Украинада яулап алу сугышы алып баруын кире кага һәм моны "махсус операция" дип атый. Көнбатыш илләре моны суверен дәүләтнең бөтенлегенә каныгу, агрессия дип бәяли.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!