Русиядә беренче сентябрьдән җитештерүчеләргә смартфоннар һәм планшетларга Max мессенджерын урнаштыруны мәҗбүр итәчәкләр

Max мәҗбүри програмнар исемлегенә кертеләчәк.

Русиядә беренче сентябрьдән смартфоннар һәм планшетларга Max мессенджерын урнаштыру мәҗбүри булачак.

Әлеге фәрманны хөкүмәт башлыгы Михали Мишустин имзалаган.

Русия хөкүмәтендә белдерүләренчә, Max электрон җайланмаларга алдан урнаштырыласы мәҗбүри програмнар исемлегенә кертеләчәк һәм VK Messenger-ны алмаштырачак. Әлеге мессенджер 2023 елны кертелгән иде.

Шулай ук беренче сентябрьдән iOS һәм HyperOS системнарын кулланучы җайланмаларда Русиянең RuStore кушымтасын урнаштыру мәҗбүри булачак.

  • Күптән түгел Русиядә MAX дәүләт мессенджеры эшли башлады. Мәкптәп чатлары шунда күчәчәк. "Роскомсвобода"га нигез салучыларның берсе Саркис Дарбинян әлеге мессенджер аша куәт оешмалары сөйләшүләрне контрольдә тота алачак дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!