Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә Сөембикә турында китап басылып чыкты


Китап тышлыгы
Китап тышлыгы

Аны бастырыр өчен татарлар, нугайлар, кырымтатарлар, төрекләр үзара акча туплады. Китап инде сатуга чыкты. Беренче тираж сатылып бетсә, нәшрият аны күбрәк бастырырга тели.

Шушы көннәрдә "Казан ханбикәсе Сөембикә" (Kazan melikesi Süyüm bike) китабы сатуга чыкты. Аны Әнкараның Ata yurt исемле нәшрият бастырды. Тиражы зур түгел, бары тик 200 данә генә. Интернетта аны 130 лирага (якынча 255 сум) сатып алып була. Бу - Төркия язучысы, инде мәрхүмә Мозаффар Фатыйма ханым Каяның Сөембикә турында пьесасы. Ул күптән язылган әсәр, язучы аны 1964 елда иҗат иткән. Әмма пьеса әлегәчә кадәр бервакытта да китап булып басылмаган һәм сәхнә спектакле итеп куелмаган. Китап итеп чыгару теләге аның васыяте булган, бу эшне Төркия татарлары башкарып чыккан.


Әнкарада яшәүче җәмәгать эшлеклесе Роза Корбан Азатлыкка Мозаффар Фатыйма Каяның пьесасы китап булып басылуына нинди юллар узарга туры килгәнен сөйләде.

— "Казан мәликәсе Сөембикә" пьесасын китап булып бастыруның тарихы мондый. 2008 елда Әнкарада хәтер кичәсен уздырырга карар кылдык. "Төрек оҗаклары" оешмасы үзәгендә җыелырга булдык, Сөембикә һәм Казан ханлыгының шәһитләрен искә алу итеп уздырырга теләдек. Шунда Төркиядә Казан, Сөембикә турында басылган, иҗат ителгән әсәрләрне барлый башладым. Алар берничә генә, берсе - Мөслим Улусның "Беренче хәнҗәр", Ылгаз Ваһап Нәүрүзханның "Сөембикә", профессор Хикмәт Доганның "Сөембикә", Мозаффар Каяның "Казан мәликәсе Сөембикә" драмасы. Бу әсәрләрнең авторларын чакырырга булдык, — дип исенә төшерә Роза Корбан.

— Хикмәт Доганны чакырдым, Мозаффар ханым исән иде, телефонын таптым, шалтыратыштык, әмма ул чарага килә алмады. Үзе урынына чарага киленен юллады. Килене аның сәлам хатын укыды.

Ни өчен төрек хатыны, язучысы беркайчан да Татарстанда булмаган килеш Казан ханлыгының ханбикәсе Сөембикә турында язарга булган соң? Баксаң, аны Әнкарада башлангыч сыйныфларда Гәүһәр исемле укытучы укыткан. Бу - Казан татарларыннан булган мөгалиммә. Мозаффар ханым аның хакында һәр дәрестә татар мәмләкәте, татарлар һәм шул исәптән Сөембикә турында сөйли иде дип искә ала. Һәр дәрестә йә җыр башкарган бу укытучы, йә шигырь сөйләгән балаларга. Аның Ватаны турында сөйләүләрендә һәрвакыт сагыш, сыкрау, моң, ярату иде дип искә ала язучы балачактагы татар укытучысын. Бу Гәүһәр исемле мөгаллимә укучыларны үзенә дә, татарларга да гашыйк итә алган.

Ханбикә Сөембикә образы киләчәктә язучы булачак кыз баланың күңелендә уелып калган. Моззафар ханым үскәч, кем ул Сөембикә дип яңадан кызыксына башлаган, укытучысы ник шулкадәр аның турында сөйләгән икән соң дип өйрәнә башлаган. Ахыр чиктә ул өйрәнеп, Сөембикәдән тәэсирләнеп пьеса иҗат иткән. Биш ел язган ул аны. Бер бәйгедә катнашып җиңгән дә. Мозаффар Кая бу пьесасын спектакль итеп уйналуын теләгән. Ул озын гомер кичерде, 88 яшенә кадәр яшәде, әмма ни спектакль чыкмады, ни әсәре китап булып басылмады. Ә үзе моны бик теләде.

Шуны әйтергә кирәк. 1998 елда Мозаффар ханым Кая Казанга барган. Аны анда хөрмәтле кунак итеп каршы алганнар. "Сөембикә" журналы аңа бу хезмәте өчен Сөембикә беләзеген тапшырган, бу - бик матур премия, ул аны яратып искә ала иде, —ди Корбан.


Роза Корбан әйтүенчә, әле Мозаффар Кая исән булганда аның пьесасы сәхнәләштерелмәсә дә ичмасам, китап булып басылса, әсәргә игътибар итүче булыр иде дигән теләк белдергән. Моңа омтылыш та ясалып каралган, әмма җиренә җиткерелмәгән. Ә 2017 елда язучы Истанбулда вафат булган.

Роза Корбан берничә ел дәвамында язучының васыяте күңелне тырнап торды дип сөйли һәм китапны бастырыр өчен авторлык хокуклары һәм акча мәсьәләсен хәл итәргә кирәк иде, ди.

— Үзе исән булганда Мозаффар ханым пьесасын спектакль итеп куюларын теләде, ул вакытта башта кимендә китап итеп чыгарыйк дигән идем. Ул аңа риза булды. Ягъни бер омтылыш ясап каралды. Әмма әле берсе, әле икенчесе чыкты дигәндәй, нәшриятне табасы иде, анысы тиз генә табылмады. Аннары ул Истанбулда, мин Әнкарада, элемтә дә өзелде. Соңрак нәшрият тә табылды, шалтыратам - алмый. Бер танышымнан яшәгән җиренә барып килүен сорадым. Ишеген шакыган - ачмый, күршеләреннән сораган, ә язучы инде вафат булган. Өлгермәдек. Әмма күңелдә калды, бер васыять кебек эленеп торды, — дип дәвам итә Роза Корбан. — Быел, ниһаять, моның очына чыгарга ният кылдым, берничә нәшриятне сораштырдым, теләгемне әйттем, менә Ata yurt нәшрияты бастырырга риза булды. Әмма акчасы да кирәк, авторлык хокуклар да бар бит. Мәрхүмәнең өч улы белән элемтәгә чыгып, эш нидә икәнен аңлатып, ризалыгы алынды, шөкер. Нәшрият 200 данәлек тиражны бастырыр өчен 10 мең лира сорады. Зур акча түгел бер уйласаң. Таныш-белеш активистларга әйттем, ике көн эчендә кирәкле акча тупланды. Бу эштә катнашырга теләүчеләр тиз табылды.

Сөембикә - ул нугай татар морзасының кызы, кырымтатар ханының хатыны һәм татар Казан ханлыгының идарәчесе булган шәхес. Күбесен берләштерүче, барысына да якын, кадерле ханбикә. Бу китапны чыгаруда Казан татаралары да, кырымтатарлар да, нугайлар да, төрекләр дә катнашты. Унбиш кеше ярдәм итте. Китапның кереш өлешендә аларны барысын да искә алдым, рәхмәт. Нәшрият һәр катнашкан кешегә китап бүләк итәм диде. Берничә китап Мозаффар ханым Каяның өч баласына да җибәрелгән. Бу эштә алар катнашмады, әмма "Бу китапка әниебезнең рухы шатлангандыр дип уйлыбыйз" дип рәхмәтләрен җиткерделәр.

Төрек телендә иҗат ителгән, Төркиядә басылган китапта Сөембикә һәм аның улы Үтәмешгәрәй рәсеме урын алган. Китапның тышлыгын рәссам, дизайнер Алсу Тимергалина ясаган. Тимергалина Төркия язучысының Казанга килгән сәфәрен дә яхшы хәтерли, ул вакытта ул "Сөембикә" журналында эшләгән, аны кунак иткәнен сөйләгән Роза Корбанга.

Нәшрият китаплар сатылып бетсә, тагын өстәмә тираж булачак дип әйтә. Азатлык әңгәмәдәше исә китап беренче чиратта театраль уку йортлары, урта һәм югары уку йортлары каршында эшләүче театраль студияләргә эләгүен тели. Төркилек белән кызыксынган театрлар өчен бу бик шәп чимал, ди ул. Роза Корбан Төркиядә тетрлар белән идарә итүче оешма башлыгы белән очрашырга тели.

— Төркиядә Сөембикә турында пьесаның язылуы, хәзер инде аның китабы да булуы - зур эш. Чынында хатын-кыз идарәче, ханбикә булучы шәхесләр юк та бит ул. Шуңа татардагы Сөембикә - шаккаткыч феномен. Аны кат-кат өйрәнәсе дә, сөйлисе дә, күрсәтесе дә, аңлатасы да бар. Гомумән хатын-кыз темасы үзе аерым кызык, мөһим ул. Менә Төркиядә театрлар белән идарә итүче аерым министрлык бар, алар белән сөйләшеп, бу пьесаның куелуы төрки дөнья өчен мөһим икәнен аңлатасы иде. Вакытында ул Истанбул шәһәре муниципалитеты аны шәһәр театрларында уйналырга тиеш дигән карар да биргән булган, әмма комиссия аша ул вакытта узмаган. Яңача караш белән пьесага яңа сулыш өстәп була. Кимендә хәзер басылган китап бар, режиссерларның кулларына тоттырырга әйбер бар. Төркиядә кимендә университетлар каршындагы театраль студияләр бу пьесаны куйса, шәп булыр иде, — диде Роза Корбан.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG