Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Казакъстан тышкы эшләр министрлыгының Азатлык радиосы журналистларына аккредитация бирмәүне дөрес дип тапты


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Халыкара хокук яклау оешмалары бу карарны хөкем итә.

Бүген Астанадагы мәхкәмә Азатлык радиосының җиде журналистына аккредитация бирүдән баш тарткан Казакъстан тышкы эшләр министрлыгы карарын кануни дип тапты.

Хөкемдар карарны аңлатканда, Казакъстанның массакүләм мәгълүмат чаралары турындагы кануннынң 30нчы маддәсенең 4нче бүлегенә таянып эш иткәнен әйтте. Узган елны кабул ителгән канунга күрә, чит ил медиалары хезмәткәрләренең илдә эшләве тыела.

Азатлык радиосы мәнфәгатьләрен яклаган адвокат Лилия Чаусова карарны шикаять итәчәген әйтте.

Казакъстан тышкы эшләр министрлыгы Азатлык радиосының казакъ редакциясенең башта җиде, аннары тугыз журналистына аккредитация бирүдән баш тартты. Тугыз журналист карарны шулай ук шикаять итте.

Азат Европа/Азатлык радиосы медиакорпорациясе президенты Стивен Капус Казакъстан тышкы эшләр министрлыгы карарының Казакъстан Конституциясенә каршы килүен белдерде.

"Бу карар сүз иреген тәэмин итү гарантиясе булган Казакъстанның Конституциясен боза. Азат Европа/Азатлык радиосы казакъ халкы югары бәяләүче мөһим җәмәгать миссиясен башкара. Журналистика җинаять түгел, безнең журналистлар үз эшчәнлекләре өчен җәзага тартылырга тиеш түгел. Гомумән, бу мөһим мәсьәләне ачыграк һәм бергәләп көч куеп хәл итүне хуплыйбыз" диелә белдерүдә.

Элегрәк берничә халыкара хокук яклау төркеме Казакъстан җитәкчелегенең журналистларга аккредитация бирмәүне хөкем итте. Мисал өчен Human Rights Watch бу карарны "ММЧга ачыктан-ачык һөҗүм" дип атады.

Журналистларны яклау комитеты (CPJ) "Радионың көчле репортажлары Казакъстан медиа мохитендә үзәк урынны алып торуын" билгеләп узып, Казакъстан хакимиятен Казакъ хезмәте журналистларына аккредитация бирергә чакырды.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG